22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Өч төсле флагның законлы «атасы» итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән.
Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Россия флагы төсләрен “Орел”ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар.
Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.
Флаг рәсми статуска 1896 елда гына ия булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында республика халкын әлеге көн белән котлады.
«Күпмилләтле илебезнең миллионлаган халкы өчен триколор төсләре батырлык, бурычка тугрылык, намуслылык, иреккә һәм чәчәк атуга омтылу, дәүләтнең куәтен һәм бөеклеген символлаштыра. Герб һәм гимн белән беррәттән, Россия флагы Ватаныбызның изге символы булып тора, аларны хөрмәт итеп, без Россия тарихының данлы сәхифәләренә, аның героик яклаучыларына хөрмәт күрсәтәбез, буыннар алмашынуның нигезләрен ныгытабыз. Россия Федерациясенең төп көче - тугандаш халыкларның нәкъ менә шушы бердәмлегендә һәм оешканлыгында. Бәйрәм белән!» – дип язган ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев