Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) киләсе елда 28 935 сумга кадәр, ә яшәү минимумы 20 227 сумга кадәр артачак, дип хәбәр итте Финанс министры Антон Силуанов.
Бу хакта РИА Новости яза.
«Киләсе елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 28 мең 935 сумга кадәр артачак», — дип белдерде Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турында парламент тыңлауларында.
Ул билгеләп үткәнчә, 2030 елга минималь хезмәт хакын 35 мең сум күләмендә тәэмин итү буенча Президент куйган бурыч үтәләчәк. «Бу — аз керемле хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары үсешен тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде Силуанов.
«Яшәү минимумы 6,8 процентка артачак һәм 20 227 сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткечтән чыгып билгеләнә торган пособиеләр, социаль түләүләр күләмен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип хәбәр итте Силуанов.
Нет комментариев