2025 елда Ләке авыл җирлегендә ФАП төзелгән һәм грант акчасына трактор алынган
Сарман районының Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов үтеп киткән елыбызда үзара салым акчасына нәрсәләр эшләнгәне турында сөйләде һәм яңа 2026 елга планнары белән таныштырды.
— Үтеп киткән 2025 ел безнең Ләке авыл җирлеге өчен уңшлы еллардан булды. Җирлек тарихына олы вакыйгалар булып керәчәк ике яңалыгыбыз бар: Беренчесе, Ләкедә фельдшер-акушерлык пункты төзелде; икенчесе — грант акчасына «Беларус-82.1» тракторы кайтартылды. Куәте 81 ат көченә тигез булган бу тракторга отвал-эттергеч көрәк сатып алынды. Анысы алуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин булышты. Быел кыш соң килсә дә, кар яумаган көн юк, шушы «Беларус-82.1» маркалы яңа МТЗда Ләке урамнарын Юрий Терентьев кардан чистартып тора. Иске трактор Дружба авылына бирелде. Анысында Николай Ямашев урам карын эттерә.
Җирлекне ФАПлы итүгә 2024 елда тотынган идек. Фельдшер-акушерлык пункты өчен үзебез сайлаган урын, «Минстрой»дагы генераль планга туры килмәде. Нәтиҗәдә, ФАП иске клуб урынына салынды. Ул сазлыклырак җир булганлыктан, үзара салым акчасына бинаның тирә-ягындагы җирне тигезләдек. Әмма ул гына хәлне үзгәртми, шунлыктан, 2026 елда ФАП янында траншея казып, сазлыкны киптерү өчен чаралар күрергә җыенабыз. ФАПка өр-яңа медицина җиһаз-җайланмалары кайтартылды. Пунктка килүчеләр өчен барлык уңайлыклар да бар. Фельдшер Римма Борисовага тиешле эш кәгазьләрен тутыру өчен, компьютерны интернетка ялгатасы гына калды. 2026 елның январеннан ФАПта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтелә башлар. Безнең җирлектәге Ләке һәм Дружба халкы өчен бу аеруча уңайлы булачак. Җирлеккә караган Җәзекәүдә хәзер кеше калмады инде, шулай да тарихи архитектура һәйкәле булган чиркәвен прихожаннар карап тора.
Халык җыенында җирлектәге керәшен авылларыннан, Ләкедә һәм Дружбада үзара салымны 2026 елда да узган елдагыча калдырырга дип килешенде: һәр кешедән — 500әр сум. Үзара салым СВОдагыларның гаиләсәеннән, ата-аналарыннан, I группа инвалидлардан һәм башка кайбер категория кешеләрдән алынмый. Узган алны үзара салым акчасына Ләкедә һәм Дружбада урам утлары карап торылды, юллардагы кар чистартылды. Бу эш яңа елыбызда да дәвам итәчәк. Урамнардагы багана утларын алмаштыруда Ләке авылында Александр Андровның, Вильям Тазовның һәм шофёр Иван Антоновның хезмәте зур булганын әйтеп үтим. Ләкедә үзара салым акчасының 245 меңе Нагорный урамындагы юлны күтәртеп тигезләп, гравий таш түшәүгә тотылды. Ул урам юлын төзекләндерүдә Урожайный урамы егетләренең дә акчалата ярдәме керде.
Дружба зиратының каберләр өстенә аву куркыныыч булган биек карт агачлары да үзара салым акчасына киселде, бу эш 2026 елда төгәлләнәчәк.
Ләке чиркәвендә, һәр среда көнне прихожаннар СВОдагы якташларга окоп шәмнәре ясарга, кием-салым тегәргә йөриләр. Чиркәүнең үзен Түбән Чыршылыдан Лидия Карпова һәм Ләкедән Ирина Галимҗанова каарп торалар, чиркәү ишегалдындагы карлараны Михаил Прасов көри. Рождество шикелле олы бәйрәмнәрдәге келәүгә Сарманнан гына түгел, Зәй районыннан да халык килә.
Һәр авылдагыча, акрын гына, ипләп кенә дөнья көтеп ята халык. 2026 елда җирлек халкы уртак эштә, өмәләрдә бердәмрәк булсын иде. Кемнеңдер килеп эшләп биргәнен көтеп ята торган заман түгел. Һәр карендәшебез үзен җирлекнең патриоты итеп санаган, уртак эшкә үз өлешен керткән очракта гына, тормышыбыз алга китәр. Барыбыз да сәламәт, якыннарыбыз исән-сау, ил-көндә тынычлык булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев