Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«11 яшьлек профессионаллар»: нәни карендәшләребез Антонина һәм Кирилл зур фестивальне алып барды

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның бу елдагы республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале талантлы җыручылар белән генә түгел, ә оста, яшь алып баручылар Антонина һәм Кирилл белән дә истә калырдыр.

Сарман районының Ләке авылы егете Кирилл Кондратьев һәм Питрәч районының Көек авылыннан Антонина Максимова — өметле керәшен яшьләре, чын мәгънәсендә «жондозчык»лар. Бер дә 11 яшьлек балалар димәссең, икесе дә сәхнәдә үзләрен тәҗрибәле профессионаллар кебек тоталар. Быел алар «Туым Жондозы»нда үзләренең конферансье осталыкларын күрсәтеп, конкурс-фестивалне алып баручылар рәтендә иделәр. Курку, каушау, оялу гомумән аларга хас сыйфатлар түгел. 

Антонина — керәшен активистлары Светлана һәм Евгений Максимовларның кызлары. Әти-әнисеннән калышмый кыз, шигырь сөйләү, алып бару осталыгына ия.

— Тоняның Чулпан мәдәни үзәгендә «Казан» бию ансамбле карамагында эшләп килгән балалар ансамбленең отчет концертын алып барганы бар иде. Конферансье буларак «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында да катнашты. Бәлки шуңадыр да, ирем Женя белән аның өчен артык борчылмадык. Үзебезнең алып баручы буларак тәҗрибә булгач, белгәннәребезне аңа да өйрәттек: сүзне дөрес әйтү, үзеңне сәхнәдә тоту, мимика һәм башкалар. 

Кызыбыз инде 2нче ел Апуш балалар театр студиясенә йөри. Анда кастинг узып керде. Тоня анда йөри башланда үзе дә аңлап бетермәгәндер әле (елмая). Ул студиянең файдасы бик зур. Тәҗрибә һәм мөмкинлекләр бирә. Алар белән анда профессионал арстистлар шөгыльләнә. Быел «Елантау» дигән зур спектакль куйдылар. Иң мөһиме, үзенә ошый, — дип сөйләде Светлана Максимова.

«Туым Жондозы» конкурсы беткәч тә: «Бераз каушадым, тик аны кешегә күрсәтмәскә тырыштым. Миңа ошады», — дип әйтте Антонина.

Кирилл — Ләке авылының «Айбагыр» балалар фольклор ансамбленә, көрәш түгәрәгенә йөри, нәфис сүз сөйләү осталыгына да ия.

— Кириллның мәктәп сәхнәсендә төрле чаралар алып барганы бар иде. Конферансье буларак чыгыш ясап, урыннар алып тора. Кызганыч, авыл җирендә яшәгәч, сәнгать мәктәпләренә йөреп булмый, шулай да үзлектән өйрәнеп, тырышабыз инде. Алып баручы буларак зур сәхнәгә беренче чыгуы. Югалып калмаса ярый дигән уйлар булса да, үзенә сиздермәдек. «Син молодец, булдырасың!» дип озатып калдык. Үзе бик канәгать булып кайтты. Аның уңышына бик сөенәбез. Шундый зур чарага чакырганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Кириллның әнисе Клара Кондратьева.

Антонина һәм Кирилл кебек яшьләр — халкыбызның нәни энҗеләре. Аларда осталык кына түгел, сәнгать дөньясында уңышларга ирешерлек иҗат очкыны, харизма бар. Нәкъ менә шундый талантлы яшьләр — культурабызны үстерүдә, керәшеннәрне дөньяга танытуда якты өметебез, ышанычыбыз…

Фото: Фрида Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев