11 яшеннән тылдагы авырлыкларны кичергән Клара Игошева олы юбилеен билгеләп үтте
Мөслим ягындагы Яңа Усыда яшәүче Клара Игошеваны, 95 яше тулу уңаеннан, район башлыгы, район ветераннар советы һәм авыл җирлеге җитәкчеләре котлады.
Яңы Усы авылы мәдәният йортына җыенга җыелган халык каршында, юбилярны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм район ветераннар советы председатле Илгиз Хафизов котлады. Район башлыгы бар гомере колхоз эшендә үткән тыл ветераны Клара Тимофеевнага рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде.

Район башлыгы Клара Игошеваны котлап, иңнәренә ак шәл япты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Шулай ук, Клара Тимофеевнаның юбилеен балалары, туганнары һәм авылдашлары да мул табында зурлап уздырдылар. Керәшен киң күңеллелеге белән, Клара түтинең юбилее үз йорты турысында җыр-бию белән башланып китте. Оныгы, Баулыдан кайтан Руслан үзенең әбисенә атап, берсеннән-берсе матуррак җырларын бүләк итте. Клара түтинең кызы Алевтинаның улы, нефть тармагында эшләүче Русланның тавышын ишетеп, бу урамдагылар Усыга танылган җырчы килгән дип уйлагандыр. Искиткеч матур тавышка, моңга ия Руслан белән бергә, Клара түтинең бәйрәмен кызларының да җырулары бизәде. Алар яшь чагында үз әниләре яратып җырлаган керәшен җыруларын башкардылар.
Клара түти өендәге бәйрәм кунаклары арасында Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова һәм авыл ветераннар советы председателе Гөлсинә Пискунова да бар иде. Алар юбилярны җирлек халкы һәм, шулай ук, ветераннар исеменнән котладылар, истәлекле бүләкләргә кушып, авылдашларының матур теләкләрен дә җиткерделәр.
11 яшеннән колхозда төрле эштә йөргән, гомере терлекчелектә үткән, авылдашы Иван Игошев белән гаилә корып, 4 балаларына дөрес тәрбия биргән Клара түти бүгенге көндә дә Усыда, үз йорт-җирендә яши. Кызлары — Түбән Камада торучы Маргарита, Баулыдагы Алевтина, Казанда яшәүче Люба авылга юлны онытмыйлар. Әниләре янына еш кайтып, хәлләрен белеп, аңа булышып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев