1 июньнән ягулык салу станциясендә телефоннан сөйләшүчеләргә «кара» исемлеккә эләгү яный
Исегезгә төшерәбез: 1 июньнән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ягулык операторлары АЗС эшендә янгынга каршы кагыйдәләрне кырысландыра.
Адвокат Ирина Гребнева «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.Шулай итеп, хәзер ягулык салу станцияләрендә, машинадан чыгып, колонка янында телефоннан файдалану тыела, чөнки бу очкын куркынычы белән яный. Бары тик терминалда гына QR-код буенча түләү рөхсәт ителә.
Юрист аңлатып үткәнчә, әлегә мондый тәртипсезлек өчен аерым административ статья каралмаган. «Әмма АЗСның шәхси территория булып торуын истән чыгармаска кирәк. Шулай икән, заправка хезмәткәрләре тәртип бозучыларга хезмәт күрсәтүдән баш тартуга яки колонканың төймәсенә басмаска хокуклы.
Шулай ук алар түләүне юкка чыгара, территориядән китүне таләп итә яки хәтта «кара» исемлеккә кертә ала. Моннан тыш ягулык салу станциясе хезмәткәрләре тәртип бозучының гамәлләрен иминлеккә янау буларак караса, полиция дә чакыртырга мөмкиннәр, дип өстәгән Гребнева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев