1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар индексацияләнә
1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 11,9 процентка индексацияләнәчәк, шул ук вакытта процент төбәккә караптөрлечә булачак.
Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр иткән.
«2025 елның 1 июленнән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны планлы индексацияләү була. Илдә уртача торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 11,9 процентка артачак. Шул ук вакытта Төньяк Осетиядә тарифлар 19,1 процентка, Чиләбе өлкәсендә һәм Мордовиядә 18 процентка кадәр, Татарстанда һәм Дагыстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсеше 17,5 процент тәшкил итәчәк», — диде Якубовский агентлыкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев