Казан шәhәренең 187 лицеенда «Салават күпере ритмы»(«Радуга ритма») дип аталган Халыклар дуслыгы этнографик фестивале үтте.
Әлеге чара «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Анда укучылар һәм аларның әти-әниләре Россиядә яшәүче халыклардан 59ының (шул исәптән, керәшеннәрнең дә) бай культурасын, милли үзенчәлекләрен һәм тарихын күрсәтте.
Нет комментариев