Хуҗабикәләргә киңәшләр
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләргә киңәшләр

Түбәндәге файдалы киңәшләрне саклап куегыз.

* Тавык кызарып пешсен өчен, аңа куе итеп каймак сыларга кирәк.

* Балыкны кыздырыр алдыннан аны уылган сыр кушылган онда яки сохарида әвәләгез.

* Бавыр йомшак булып пешсен өчен, аны әзерләр алдыннан ике сәгать салкын сөттә тотыгыз.

* Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз.

* Әстерхан чикләвеген кулланыр алдыннан газ мичендә тотып алсагыз, ул тагын да хуш исле һәм тәмле булыр.

*Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.

* Дөге таралып торсын һәм тәмле булып пешсен өчен, суга бераз гына аш серкәсе салыгыз


Нет комментариев