Төнлә аяк тартышудан киңәшләр
Төрледән-төрле ни төрле

Төнлә аяк тартышудан киңәшләр

Төнлә аяк тартышудан да начар нәрсә юк.

Тазикка 2-3 литр су салып, кер сабынын эретергә кирәк булачак. Су сөт төсенә әйләнергә тиеш. Берәр уч аш содасы белән диңгез тозын (булмаганда гади тоз да ярый) кушып, эрегәнче бутагыз. Хәзер бу суга эссе су кушарга кирәк. Эссе су кушкач, 10 тамчы йод өстәргә.

Бу суга аякны тыгып 15 минут көтәбез. 15 минуттан артык тотарга ярамый! Кире процесс башлануы ихтимал.

Аякларны корыткач, крем сөртеп, оекбаш киеп йокларга ятарга.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/


Нет комментариев