Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Олы көн ризыгы. Кулич рецепты

Олы көнгә хуҗабикәләргә кулич рецепты тәкъдим итәбез.

Чүпрәле кулич

1 килограмм он, 17 грамм киптерелгән чүпрә, 3 күкәй, 140 грамм ак май, 100 грамм шикәр комы, 200 грамм киптерелгән шикәрле җимеш (цукаты), 50 грамм шикәр комы, тоз кирәк була.

Кичтән чүпрәне 300 грамм җылы суда эретәбез, 130 грамм эретелгән ак май (кайнар булмаска тиеш), 2 күкәй, шикәр комы, тоз, он, киптерелгән шикәрле җимеш салып, каты итеп камыр басабыз. Камырлы савыт өстенә тастымал каплап, кабарсын өчен, төнгелеккә җылы урында калдырабыз. 

Иртән камырны өч кисәккә бүләбез. Калган ак май белән табаларны майлагач, камырны салып, өстен тастымал белән каплап, җылы урынга 25-30 минутка кабарырга куябыз. Камыр кабарып менгәч, кулич өстен тугланган күкәй белән майлыйбыз. Кызулыгы 180-190 градуска җиткән газ пичендә 45-50 минут пешерәбез. 

Суынгач, куличларны табадан алып, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

Җиләк-җимешле кулич
500 грамм он, 2 стакан кефир, 2,5 чәй калагы коры чүпрә, 1 пакет ванильле шикәр, 150 грамм киптерелгән җиләк-җимеш, 30 грамм үсемлек мае, тоз алабыз.

Киптерелгән җиләк-җимешне кайнап чыккан суга салып, 30 минут тотабыз. Судан алгач киптерәбез, эрерәкләрен вак итеп турыйбыз, шуннан соң онда әвәлибез. 

Кефирны бераз җылыта төшкәч, май, ванильле шикәр, тоз салып болгатабыз. Чүпрә кушылган онны өстәп, болгатабыз. Савыттагы камыр өстенә тастымал ябып, җылы урында 40-50 минут тотабыз. Камыр кабарып менгәч, аңа җиләк-җимешне салабыз һәм тагын бер кат болгатабыз. Махсус кәгазь җәелгән табага салып, тагын бер мәртәбә кабарганын көтәбез. Кабаргач, газ пичендә (180 градус) 20-30 минут пешерәбез.

Йөземле кулич

Йөземле куличне пешерү өчен, 500 грамм он, 2 күкәй, 2 стакан сөт, 80 грамм ак май, 180 грамм шикәр комы, 1 пакет разрыхлитель, 150 грамм йөзем, тоз, үсемлек мае кирәк.

Күкәйнең агын сарысыннан аерабыз, сарысына шикәр комы кушып, ак төскә кергәнче болгатабыз. Ак май салынган савытны сулы кәстрүлгә утыртып, май эрегәнче ут өстендә тотабыз. Суынгач, ак майга күкәй сарысы белән шикәр комлы катнашманы салып, әйбәтләп болгатабыз. Йөзем һәм иләнгән он салып, разрыхлитель өстәп, камыр басабыз.

Күкәй агына бер чеметем тоз сибеп, күләме өч мәртәбә артканчы блендер ярдәмендә болгатабыз. Камырны астан өскә таба болгата-болгата, шушы катнашманы акрын гына салабыз.

Махсус форманы, ул булмаса, гадәти табаны үсемлек мае белән майлап, он сипкәннән соң, әзер камырны салып, газ пичендә (эсселеген180 градуска кадәр җиткереп) 40-50 минут пешерәбез. Әзер кулич суынгач, аны табадан алабыз.

Истә тотыгыз:

– кулич камыры әзерләгәндә өйдә үтәли җил йөреп тормасын;

– кулич камырын пычак белән кисеп булырылк итеп каты басарга кирәк;

– куличнең пешү-пешмәвен нечкә аагч таякчык ярдәмендә тикшереп карарга була;

– кулич пешерү өчен югары сыйфатлы продуктлар гына алына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев