Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кыярны пычкы чүбендә үстерәбез

Иртә өлгерә торган кыяр орлыгын пычкы чүбенә (опилка) утырту яхшы.

Иртә өлгерә торган кыяр орлыгы утырту өчен, башта пычкы чүбе әзерлибез. Хәзер аны кибеттә дә сатып алырга була.

Орлыкны утыртканчы, пычкы чүбен гөжләп кайнап торган су белән ике мәртәбә эшкәртергә киңәш ителә. Бу пычкы чүбендәге бактерияләрне, гөмбә авыруын, зарарлы микроорганизмнарны бетерә. Пычкы чүбен әрҗәгә 4 сантиметр калынлыкта тигезләп җәеп салабыз. Пычкы чүбе бүртсен өчен җылымса су сибәбез.

Аерым бер савытка салынган пычкы чүбен дә суда җебетергә онытмагыз – анысы соңыннан орлык өстенә сибәргә кирәк булачак.

Әрҗәдәге пычкы чүбе өстенә кыяр орлыгын, тигез аралык калдырып, төртеп чыгабыз. Өстенә аерым савыттагы пычкы чүбен салабыз. Әрҗә өстенә полиэтилен каплап, кыяр орлыклары тишелгәнче тотабыз. Әледән-әле ачып карыйбыз, дымы бетә башласа, су бөркибез.

Кыяр тишелеп чыгып, өченче яфрагы күренгәч тә, туфракка күчереп утыртабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев