Көзге сынамышлар
Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр
- Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.
- Көз озын килсә, яз соң килер.
- Көзге көн бәс тотса, аязлыкка.
- Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.
- Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
- Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.
- Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.
- Чия яфраклары коелып бетми торып, кар, күпме яуса да, барыбер эреп бетә.
- Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.
- Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
- Кыр казлары көзен киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.
- Көз көне кошлар түбән очса, кыш – салкын, югары очса, кыш җылы килә.
- Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кыш көне кар күп явар.
- Тычканнар кибән астында торса, көз коры булыр.
- Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса, кыш суык булыр.
- Умарта кортлары ояда яфракларны калын сыласа, кыш салкын була.
- Әрлән өненә печән, салам күп ташыса, кыш салкын булыр.
- Җитенгә тычкан ояласа, кыш көне кар күп булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев