Кара миләшнең дәвалау үзлекләре кан тамырларының диварларын ныгытырга, аларның сыгылмалыгын һәм эластиклыгын яхшыртырга ярдәм итә
Шулай ук бу җиләкнең иң файдалы үзлекләреннән берсе- артериаль кан басымын номальләштерү һәм кандагы холестерин дәрәҗәсен киметү.
Кара җимештән кайнатма рецепты:
✔️Кара миләш 1 кг
✔️Шикәр комы 1 кг
✔️Су 1 стакан 250 мл
Башта сироп ясарга кирәк: су кайнап чыккач, шикәр комын салып кайнатып чыгарырга, 3-4 минут болгаткалап кайнатырга , миләш салып 4-5 минут кайнатып сүндерергә (суытабыз). Суынгач, тагын 10 минут кайнатырга (тагын суытабыз), кабат 10 минут кайнатабыз . Кайнатма әзер! Бик тәмле һәм куе. Кайнар килеш банкаларга салып, суынгач кына каплап куябыз. Чия белән җиләк кушсагызда була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото:https://pixabay.com/ru
Нет комментариев