Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гөл үз чүлмәген яратамы?

Гөлне ниндирәк савытка утыртырга икәнен белеп тору комачауламас.

Гадәттә, кибеттән сатып алынган яки кемдер биргән гөлне иркенрәк, зуррак савытка күчереп утыртабыз. Әмма ашыкмаска, башта теге яки бу гөлне үстерү үзенчәлекләре белән танышырга кирәк. Хәзер интернет заманы, моны бик җиңел эшләп була.

Сансевиерия гөле, мәсәлән, кечкенә чүлмәктә үзен яхшы хис итә. Халык телендә ул “тещин язык” дип йөртелә (“каенана теле” дип, татар теленә, мөгаен, киленнәр тәрҗемә иткәндер). Аны кечкенә, сай, әмма киң савытта үстерәләр. Гөлне авыр, тыгыз балчыкка утыртмыйлар. Балчыгын һәрвакыт йомшартып торалар. Сансевиерия үрчегән очракта да, савытын алмаштырмыйлар, ул кысанда да әйбәт үсә – тамырының артык өлешен кисеп алып, шул бер үк савытына кабат утырталар.

Фиалканы (миләүшә гөле) да сай һәм кечкенә савытта үстерәләр.

Молочай гөленең төрләре бик күп, аларның барысы да кечкенә һәм шул ук вакытта төбендәге тишекләре зур булган чүлмәктә үстергәнне ярата.

Фикус гөлен дә артык зур савытта үстермәвең яхшы. Гөл чүлмәге зуррак булган саен, фикусның тамыры артык җәелеп үсә башлый. Ә бу, ахыр чиктә, фикусның тамыры черүгә китерә. Шуның өчен аны уртача зурылктагы чүлмәктә үстерергә һәм, балчыгын алмаштырганда, тамырын 1-2 сантимер кыскартып кисәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев