Эремчекле алма бөккәне рецепты
Бүген Урта – Алма Спасы. Бәйрәм өстәленә әлеге рецепт белән алма бөккәне пешереп карагыз әле.
Камыр өчен кирәк булачак: 1 стаканга якын (200 мл) он, 100 г эремчек, 50 г атланмай, 1 йомырка яки бер йомырканың сарысы, 1-1,5 аш калагы шикәр комы, 0,3 чәй калагы разрыхлитель, бер чеметем тоз.
Эчлек өчен: 3-4 алма, бал, шикәр комы — тәменчә, корица (теләсәң).
Эремчек, май һәм күкәйне бергә кушып болгатырга, әйбәтләп күпертергә (блендер кулланырга була). Онга разрыхлитель, тоз һәм шикәр комын кушарга. Әлеге онны эремчек өстенә салып әйбәтләп болгатырга. Йомшак, күпергән камыр килеп чыгарга тиеш. Әгәр юешрәк чыкса — он өстәргә, корырак булса — су кушарга туры киләчәк. Камырны кисәкләргә бүлеп җәяргә. Җәймәләр теләк буенча зур яки кечкенә, калын яки юка булырга мөмкин. Җәймәнең бер ягына алманы салырга, шикәр комы, корица сибәргә. Шулай ук бер ягына бал да сыларга мөмкин. Кырыйларын чеметеп ябыштырып чыгарга. Җылытылган мичтә 180-200 градуста 20 минутлап пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев