Виноградларны язын эшкәртергә онытмагыз
Төрледән-төрле

Виноградларны язын эшкәртергә онытмагыз

Яз көне кышка каплап калдырган материалларны вакытында алу һәм эшкәртү мөһим.

Яз көне һаваның уртача тәүлеклек (ягъни көндезге һәм төнге) температурасы  +10 градустан түбән булмаганнан соң гына һәм бу күрсәткечне ким дигәндә 10 көн дәвамында күзәтәсез икән, виноградларны ачарга мөмкин. Каплауны тулысынча алып бетермибез, башта җилләтү өчен генә каплау материалын башбашларын ачабыз. Материалларны вакытында алу мөһим. Югыйсә полиэтилен пленканы өстән кояш кыздыра, һәм аның астында яткан виноград үсентесенең бөреләре кызып черергә мөмкин.

Яз көне виноградны ачканнан соң 1% Бордо сыеклыгы эремәсе белән сиптерәбез. Бу тикшерелгән фунгицид, ул туфракта яки виноград бәбәкләрендә кышлаган гөмбә спораларын нәтиҗәле юкка чыгара.

Авыл хатыны


Нет комментариев