Ураза ашлары. Питрау уразасында итле, күкәйле, сөтле ризыктан тыелып торырга киңәш ителә
Быел Питрау уразасы 8 июньдә башланды, ул 11 июльгә кадәр дәвам итә.
Гөмбәле икра
100 грамм шампиньон, 20 грамм үсемлек мае, 2 баш суган, бер уч кыяклы яшел суган, чама белән тоз, борыч, бераз уксус кирәк.
Шампиньонны яхшылап юып, бик вак итеп турыйбыз. Кабыгыннан чистартылган башлы суганны турап, үсемлек майлы тирән табага салып кыздырабыз. Ул саргылт төскә кергәч, гөмбә салып, сүлпән утта 15 минут пешерәбез. Төелгән сарымсак, тоз һәм борыч салып, тагын 2-3 минут тотабыз. Бераз гына уксус кушарга да ярый. Табынга бирер алдыннан, гөмбә икрасы өстенә туралган кыяклы яшел суган сибәргә онытмагыз.
Борчаклы аш
Аш әзерләү өчен кирәк: 100 грамм борчак, 3-4 бәрәңге, 2 данә башлы суган, 500-600 грамм су, суган кыздыру өчен 20 грамм үсемлек мае, бер бәйләм петрушка, тәменчә тоз һәм борыч.
Борчакны кат-кат юып, кичтән салкын суга салып калдырабыз. Токмачны да кичтән үк әзерлибез. Ярты стаканнан күбрәк онга 3-4 аш калагы үсемлек мае, 1 аш калагы салкын су салып, тоз сибеп болгатабыз. Бер сәгатьтән соң юка гына итеп камыр җәябез, аны тасмадай итеп кисәбез һәм газ пичендә киптереп алабыз.
Икенче көнне иртән борчакны шул бүрттерергә салган суда пешерәбез. Пешеп чыгарга 20 минут кала шакмаклап туралган бәрәңге салабыз, майда кыздырылган суган өстибез. Тоз һәм борыч сибеп, токмач салып болгатабыз да, пешереп бетерәбез.
Балык пиругы
Сөягеннән арындырылган диңгез балыгы (500 грамм), бер баш суган, 2-3 бәрәңге, 2-3 аш калагы үсемлек мае, чама белән тоз һәм борыч алабыз.
Күкәй салмыйча, җылы суда гына камыр басып, аны икегә бүләбез. Җәелгән камырның юкарагын майлы табага салабыз. Юка итеп туралган чи бәрәңгене тигезләп җәябез, шуның өстенә тоз-борыч сибелгән балык кисәкләрен тезәбез, иң өскә боҗралап туралган суган салына. Үсемлек мае сипкәч, камыр җәемен каплап, пирог читен тоташтырып бөрәбез. Җылы урында 20 минутлап тоткач, өстен чәнечке белән тишкәләп, кызу газ пиченә (200-220 градус) куеп пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев