Төрледән-төрле

Татлы борыч маринадлау рецепты

3 кило борычтан 700 граммлы 8 банка чыга.

Кирәк булачак: 3 килограмм орлыгы алынган татлы борыч, 1 литр су, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус), 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае (кимрәк алырга да була), 1 аш калагы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы (лавр), 2-3 зонтик укроп.

Суга тоз, шикәр, май белән аш серкәсен салып кайнатып чыгарабыз. Шунда ук дәфнә яфрагы белән укропны да салабыз. Борычларның орлыгын алып, дүрт-алты кисәккә генә бүләбез. Кайнап торган маринадка борычларны порцияләп салып, 3-4 минут пешерәбез.

Чәнечке белән эләктереп, борычларны парландырылган банкаларга тутырабыз. Бер порция борычны тутырып бетергәч, икенче порцияне салабыз. Барысын берьюлы салмагыз, тутырып бетергәнче, борычлар пешеп китә. 3 кило борычтан 700 граммлы 8 банка чыга.

Кәстрүлдә калган маринадны тагын бер кат кайнатып чыгарып, борычлар өстенә коябыз һәм калай капкач белән томалыйбыз.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев