10 минут эчендә әзер була торган тәмле чизкейк.
Кирәк булачак: 4 аш калагы грек йогурты, 250 грамм эремчек сыры, 2 аш калагы шикәр комы, 100 грамм печенье, җиләк
Барысын бергә кушып, крем барлыкка килгәнче болгатабыз. Әлеге катнашмага 100 грамм печенье ваклап салабыз.
Матур стаканга десертны катламлап салабыз: башта печенье, аннары крем һәм 300 грамм чамасы үзегез теләгән җиләк, өстеннән бөтнек белән бизибез.
Аны шундук чәй табынына чыгарыгыз: чизкейк көтәргә яратмый.
Нет комментариев