Салкын тигәндә халык медицинасы
Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, халык медицинасы ысулларын кулланып, дәваланырга була.
- Сарымсак төшләрен яки суганны сыттырып, сай тәлинкәгә салыгыз. Башыгызга калын сөлге ябып, тәлинкәгә иелегез һәм 3-5 минут дәвамында ингаляция ясагыз — башта авызыгыз белән сулыш алып, һаваны борын аша чыгарыгыз, бераздан киресенчә эшләгез.
- Болай эшләргә иренсәгез, иртәле-кичле сарымсак яки суган чәйнәргә дә була (сулыш алу — ингаляция ясагандагыча).
- 1 аш калагы кура җиләге, 1 аш калагы бал, 1 аш калагы ак май, 1/2 бал калагы чәй содасы, 30 грамм коньякны бергә бутап, төнгелеккә эчеп ятыгыз.
- Салкында аягыгыз туңган очракта, өйгә кайтуга, аяк табаныгызга горчичник ябыштырыгыз.
- Савыга башлагач, витаминлы сок ясап эчегез: 1/2 стакан кишер согы, 1/3 стакан кызыл чөгендер согы, 1 аш калагы кара торма согы.
Игътибар! Боларны кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев