Лаваш рулетлары
Лаваш эченә нәрсә салырга була? Хуҗабикәләргә берничә рецепт.
Тиз һәм җиңел әзерләнәләр, туклыклы, тәмле булып чыгалар.
1 рецепт. Краб таякчыкларын, сыр, күкәй, сарымсакны кыргыч аша чыгарабыз. Ваклап петрушка, укроп турыйбыз да, майонез салып яхшылап болгатабыз. Әзер массаны лавашка сылап, аны төрәбез. Суыткычка берничә сәгатьткә алып куябыз. Түгәрәкләп кисәбез, тәмле, туклыклы кабымлык әзер!
2 рецепт. Кореяча кишер, пешкән тавык итен турыйбыз. Яшел тәмләткечләр турап, сарымсакны кыргыч аша чыгарып, майонез салып, бергә тугылыйбыз. Лавашка төреп, берничә сәгатьт тотабыз.
3 рецепт. Лавашка эремчек сыры (творожный) сылыйбыз. Аның өстенә юка киселгән, аз тозлы кызык балык тезеп чыгабыз, өстенә яшел тәмләткечлә (укроп, салат яфрагы) салабыз. Яхшылап төрәбез.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев