Кыяр мул уңыш бирсен өчен киңәшләр
Кыяр мул уңышы белән сөендерсен өчен 3 киңәш.
Су сибү. Суны бик нык яратуын, гомумән, кыярның 90 процентка судан торуын беләбез. Кояшта җылынган су куллану әйбәтрәк. Аеруча эссе көннәрдә кичен яфракларына лейкадан җиңелчә генә «яңгыр яудыру» файдалы. Яшь үсенте бер төпкә — 3–5 литр, кыяр бирә башлагач, 8 –10 литр су таләп итә.
Ашлау. Аеруча кыярлары төшә башлагач, туфрактагы туклыклы матдәләрен бик тиз «ашап» бетерә. Беренче тапкыр июнь башында — үсенте инде әйбәт кенә ныгыган, әмма әле чәчәкләре берән-сәрән генә күренгән мәлдә ашлыйсы. Органик ашлама: тирес эремәсе (1:10) яки тавык тизәге эремәсе (1:15) әйбәт булыр. Яфрак-сабаклары өчен бик кирәкле азотка бай ул.
Чәчәк ата башлагач, фосфорлы-калийлы ашламага өстенлек бирәсе. Иң яхшысы — көл. Коры килеш тә (бер төпкә 1 стакан), төнәтмә рәвешендә дә (10 л суга 2 стакан көл) кулланырга мөмкин.
Кыяр бирә башлагач, монофосфат, сульфат, калий гуматы кебек калийлы ашлама таләп ителә.
Бәйләү һәм кисү. Үсентенең үсүен үзагымга җибәрсәң, бик тиз куера. Бу исә төрле чирләргә җирлек барлыкка китерә, уңышына кырын суга. Моны булдырмас өчен үсентене «чеметкәләргә» кирәк.
Ачык туфракта бишенче-алтынчы яфрактан соң төп сабакның очын чеметеп өзү ысулы кулланыла. Бу ян ботаклар чыгаруга һәм кыярлы чәчәкләр күпләп пәйда булуга китерә. Теплицада исә үсентене өскә бәйләп, бер сабак кына калдырып үстерү иң кулай ысул санала. Бу очракта түбәнге 3–5 яфрак «куен»ыннан чыккан барлык ян үрентеләр («үги» ботаклар) тулысынча кисеп ташлана, ә югарырак урнашканнарының очлары чеметеп өзелә. Болай эшләгәндә, үсентеләр арасы җилләнеп, һава кереп торачак һәм чирләргә юл ябылачак.
Ватаным Татарстан
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев