Уңган хуҗабикәләр кышка кайнатма, компот яба торган вакыт. Сезгә тагын бер рецепт.
Кирәк булачак: 1,5 кг крыжовник, 2 әфлисун, 1,5 кг шикәр комы.
Крыжовникларны «койрык»ларыннан чистартып юабыз. Юылган әфлисун белән крыжовникны иттарткычтан чыгарабыз. Шикәр комы кушып, 15 минут кайнатабыз.
Суынгач, банкаларга тутырабыз.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев