Үз бакчаңда үстергән помидорлардан кетчуп ясыйбыз.
Кирәк булачак: 2 килограмм помидор, 250 грамм суган, 250 грамм антон алмасы, 3 штук борыч (чистарткан 390 гр), 1,5 калак аш калагы тоз, 200 грамм шикәр комы, 1 чәй калагы төелгән паприка, 10 штук кәнәфер, 2 лавр яфрагы,1 аш калагы лимон согы.
Барлык ингредиентларны иттарткычтан чыгарып 2 сәгатькә якын кайнатасы, күбеген җыеп аласы. Ситодан сөзеп, 15-20 минут тагын кайнатасы. Тәмлеткечләрне саласы, аннан шикәр комы, тоз өстәп 5 минут кайнатасы. Сүндергәч 1 аш калагы лимон согы саласы.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясыз. Кетчуп әзер!
Йорт.Бакча.Рецептлар.
Нет комментариев