Кавыннан кайнатма
Хуҗабикәләр өчен тәмле рецепт.
Кирәк булачак: 800 грамм кавын, 1 лимон, 400 г шикәр комы.
Кавынны шакмаклап турарга. Лимон согын сыгып, кабыгын угычтан уарга. Кавынга шикәр комы сибәргә, 3-4 сәгатькә йә бер төнгә караңгы урында калдырырга. Шуннан соң әлеге массаны плитәгә куеп, кайнатырга, кайнап чыккач 5 минут сүрән утта тотарга. Аннары суытырга кирәк. 5 сәгать узгач, лимон согы һәм угычтан чыгарылган кабыкны өстәп, янә 5 минут кайнатырга, кайнап чыккач 5 сәгать көтәргә. Өченче тапкыр нәкъ шулай кайнатып чыгаргач кайнатма әзер була.
Өмет журналы
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев