Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Камыр уңсын өчен киңәшләр: камырга, эчлек салыр алдыннан, бераз гына крахмал сибегез

Хуҗабикәләргә камыр ризыклары зәерләгәндә әлеге киңәшләрнең файдасы тими калмас.

  • Пирог, күмәч камырына бәрәңге крахмалы кушыгыз. Ул камырны күпертә һәм икенче көнгә дә ризык йомшак була.
  • Онны камыр басар алдыннан гына иләгез.
  • Пирог, коймак, ипи камырына манный ярмасы салыгыз (ярты литр сыеклыкка бер аш кашыгы тутырып манный). Ул да камырны күпертә һәм йомшак итә.
  • Камырга, сөттән кала, ярты стакан минераль су өстәгез. Ярты стакан суга бер чәй кашыгы тоз салып, аш серкәсе яки лимон кислотасы белән «яндырып» алыгыз.
  • Чүпрәле камыр әзерләгәндә, бөтен ингредиентлар да бүлмә температурасында булырга тиеш.
  • Суыткычтан гына алып эшләсәгез, камыр озак күперә. Сыеклыкны 30-35 градуска кадәр җылытыгыз. Ни өчен дигәндә, чүпрә гөмбәчекләре югарырак һәм түбәнрәк температурада үзенең активлыгын югалта.
  • Камыр баскан бүлмәдә үтәли җил булырга тиеш түгел.
  • Пирогларны, эчлеге артык кибеп китмәсен өчен, уртача утта пешерегез.
  • Камырга сыер маен утта эретеп салмагыз, йомшарганын гына кулланыгыз, чөнки эретелгән май камырның структурасын боза.
  • Камырга, эчлек салыр алдыннан, бераз гына крахмал сибегез.
  • Камырга йөзем кушар алдыннан, аны онда әвәләп алыгыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев