Яз көне хатын-кызлар өчен 8 киңәш
Яз — табигать кенә түгел, кешенең дә яңару вакыты. Шуңа күрә яз башында хатын-кызларга үз сәламәтлегенә, күңел халәтенә һәм тышкы кыяфәтенә игътибарлы булу бик мөһим.
1. Үзегез турында онытмагыз. Яз — үзеңә дә вакыт бирү чоры. Көненә ким дигәндә 20–30 минутны үзеңә багышла. Китап уку, чәй эчеп ял итү, саф һавада йөрү — болар энергияне арттыра.
2. Кышкы арыганлыкны игътибарсыз калдырырга ярамый. Кыштан соң организмда витаминнар кими, шуңа күрә ару, йокы килүе булырга мөмкин. Ррационга яшел үләннәр, яшелчә, җиләк-җимеш өстә; иртән бер стакан җылы су эчү дә организмны уята.
3. Кояштан сакланыгыз. Язгы кояш бик актив була, ул тирегә тәэсир итә. Бит тиресе өчен SPF булган крем куллану файдалы. Бу тирене корудан һәм иртә картаюдан саклый.
4. Хәрәкәтләнегез. Кыш көне без күбрәк өйдә утырабыз, ә яз чорында организмга хәрәкәт кирәк. Көн саен ким дигәндә 6–8 мең адым йөрергә тырыш. Иртә белән 5–10 минут зарядка да кәефне күтәрә.
5. Начар уйларга бирелергә ярамый. Кайчак яз көне кәеф төшүчән була. Онытма: уйлар зур йогынты ясый. Һәр кич 3 рәхмәт әйтерлек нәрсә язып бар. Бу гадәт позитив караш формалаштыра.
6. Йокы режимын бозмагыз. Кояш озаграк яктырса да, төнлә озак утыру организмны арыта. Йоклар алдыннан телефонны ким дигәндә 30 минутка читкә куеп тор. Бу йокының сыйфатын яхшырта.
7. Хыялларыңны кичектермә. Яз — яңа башлангычлар вакыты.Кечкенә максатлардан башла. Мәсәлән, яңа хобби булдыру, спорт белән шөгыльләнү яки белем арттыру.
8. Елмаюны онытырга ярамый. Елмаю кешенең кәефен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә кәефен күтәрә.Көнне елмаеп башла. Көзгегә карап елмаю да психологиядә кәефне күтәрү ысулы булып санала. Онытмагыз: бәхетле хатын-кыз — тирә-юньгә дә нур тарата.
Сөембикә журналы
Фото: Туганайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев