Файдалы киңәшләр: кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була
Төрледән-төрле

Файдалы киңәшләр: кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була

Әлеге киңәшләрнең аш-су бүлмәсендә кирәге чыгар. Саклап куегыз.

  • Карт сыер итенә, кыздырырга куярга 1 сәгать кала, горчица сылагыз, йомшаграк булыр.
  • Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез. Ул алтынсу төскә керә, кетердәп тора.
  • Пешергәннән соң бигүк кызыл булмаган чөгендерне берничә сәгать суыткычта тотып карагыз. Салкында аның төсе матурлана.
  • Фасоль, борчак, башка кузаклыларга тозны йомшаргач кына салырга кирәк. Югыйсә аларны бик озак пешерергә туры киләчәк.
  • Банкасын ачуга ук тозлы кыярларны ашап бетермәгез, өстенә горчица порошогы сибегез. Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый.
  • Кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була.
  • Балык таралмасын өчен ухага тозны алдан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сипкәч, 20–30 минут тотарга кирәк.
  • Яшелчә салатларына тозны табынга чыгарыр алдыннан гына өстиләр. Югыйсә яшелчәләр сок бүлеп чыгарып, салат сулана.
  • Бавыр йомшак булсын өчен, тозны әзер булгач кына өстәргә кирәк.
  • Каткан балыкны тозлы суда (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз салына) эретәләр.
  • Суыткычтагы начар исне бетерү өчен, тәлинкәгә чи бәрәңге куярга кирәк.

Фото: нейросеть

 


Нет комментариев