Элгәре Япониядә хатын-кызлар матурлык өчен дөге оны кулланганнар.
Ул тән тиресе күзәнәкләрен тыгызландыра һәм яңарта икән. Моның өчен 2 аш калагы грейпфрут согына 1 аш калагы дөге оны һәм 1 аш калагы әчегәнсөт кушып болгатыгыз. Бу маска биттәге вак җыерчыкларны бик тиз тигезли.
Ә менә дөге оныннан ясалган түбәндәге маска куллар өчен бик файдалы. 4 аш калагы дөге онын сөткә салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны кулларга тигезләп ягып, 10 минут тотыгыз. Масканы җылы су белән юыгыз.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев