Чәчәкләр үстерәбез
Бакчачыга киңәшләр.
- Апрель азагында ачык һавадагы түтәлләргә салкынга чыдам берьеллык чәчәк орлыклары чәчәргә була.
- Гипсофила, космея, амарант, лаватера, мирабилис, цинния, лобулярия, иберис, нигелла, василек кырауга бирешми торган чәчәкләр.
- Күпьеллык чәчәкләрдән аквилегия, дельфиниум, люпин, рудбекия, эхинацея, гайлардияне утырту өчен дә бу ай азагы яхшы. Беренче елны алар чәчәк атмаска мөмкин. Аның каравы алдагы елларда чәчәкләре тирә-якка матрурлык биреп утырыр.
- Астильба бакчаның күләгәле почмагын яратса, бадан иртә чәчәк атуы белән сөендерер. Флокс һәм хостага дымлы җир килешә.
- Ирис, астильба, примула тамырлары җир өстенә чыгып торса, аларны туфрак яки черемә белән күмдереп куярга кирәк.
- Җир җылына башлауга, флокс, пион, лилейник, кыңгырау гөл, ромашка кебек күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга була. Аларны башта җирдән казып алып, тамырларына зарар китермичә, икегә бүлергә. Казылган чокырга черемә салырга, чәчәкне утырткач, әйләндереп, су сибәргә.
- Барбарис, ясмин, спирея куакларын да җир җылынуга утыртырга ярый.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев