Баланнан төнәтмә ясау ысулы
Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар.
- Бал белән кушылган балан согы йөткерүне йомшарта, аны бетерергә ярдәм итә. Моныңөчен, 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8-10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.
- Балан кайрысынның төнәтмәсе бик көчле антисептик булып чутлана. Улялкынсынуга каршы һәм җәрәхәтләрне төзәтү үзлекләренә ия. Моның өчен кайрыдан әзерләнгән нык төнәтмәне сыекландырып, проблемалы урыннарга компресс итеп кулланалар яки юу эшләрен башкаралар.
- Баланн ың җимеше тирегә дә файда китерә. Аның җимеш суыннан ясалган компрессбит тиресенә яхшы тәэсир итә: аны чистарта, төсне тигезли, вак җәрәхәтләрнебетерергә ярдәм итә һәм картаю процессларын акрынайта. Моны өчен җимешләрнесытып, аның согын алырга кирәк. Салфетканы сыеклыкка манып, 5-10 минут биткәкуеп тотарга ярый.Соңыннан аны җылы су белән юып алырга кирәк.
- Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш калагы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 тапкыр 1/2 стакан эчәргә.
- Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8 — 10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.
Һәр файдалы әйбернең дә кемгәдер зарары булырга мөмкин. Баланны да эч кату белән интегүче, каны бик тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга күп кулланырга ярамый.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев