Төрледән-төрле

Аш-су бүлмәсе хәйләләре

Хуҗабикәләр колагына 8 файдалы киңәш.

  • Борчак белән фасоль тиз пешсен өчен аны тозсыз суда пешерегез һәм ун минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.
  • Аш бүлмәсендәге исне бетерү өчен, табага бер аш кашыгы аш серкәсе салыгыз да парга әйләнеп беткәнче, утта тотыгыз.
  • Кишер тизрәк пешсен һәм төсен сакласын өчен, аның суына бер чеметем сода салалар.
  • Иттарткыч аша иң соңыннан чи бәрәңге чыгарсагыз, аны юу җайлырак була.
  • Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
  • Печенье яки пирог камырында күкәйне банан алыштыра ала. Ярты банан бер күкәйгә тигез
  • Дөге, тары, солы кебек ярмаларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
  • Пешергән чакта яшлчәләрне агач кашык белән болгатсаң, витаминнары яхшырак саклана.

    Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев