Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Аш серкәсе керне агарта

Кер юганда аш серкәсенең алыштыргысыз ярдәмче булуын белә идегезме?

  • Әгәр дә күлмәкләрнең һәм футболкаларның якалары, култык асларында ышкып та бетми торган таплар бар икән, юар алдыннан ул урыннарга аш серкәсе сиптереп, 10 минутка калдырыгыз. Тапларның эзе дә калмаячак.
  • Төсле киемнәрнең төсе уңмасын дисәгез, керләрне машинага салганчы 15 минут аш серкәсе кушылган суда батырып торыгыз.
  • Ак керләрне агарту өчен дә серкә ярдәмгә килә. Керләрне юганда бер чынаяк серкә кушсагыз, соры төскә керә башлаган киемнәрегез дә ап-ак булачак. Бик каты саргайган ак керләрне алдан серкәле суда батырып тору киңәш ителә. Моның өчен 1 өлеш серкәгә 5 өлеш су кушарга кирәк.
  • Керләр йомшак булсын өчен дә уңган хуҗабикәләр аш серкәсе куллана. Моның өчен бер стакан серкәне кондиционер сала торган бүлеккә салырга кирәк.
  • Моннан тыш, серкәне кер машинасын дезинфекцияләү өчен дә кулланырга була. Кер порошогы сала торган бүлеккә 5 стакан серкә салып, кварталга бер тапкыр машинаны гадәти цикл белән юсагыз, бернинди микроблар да калмаячак.
  • Аш серкәсе келәмнәрне чистартканда да ярдәмгә киләчәк. Моның өчен келәмдәге тапка серкәне агызыгыз һәм 30 минутка калдырыгыз. Аннан соң тап урынын щетка белән ышкыйсы һәм салкын су белән чайкатасы гына кала.

Фото: нейросеть

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев