Алмадан чипсы
Төрледән-төрле

Алмадан чипсы

Кибеттә сатыла торган алма чипсын үзегез дә ясый аласыз.

Алмаларны юып киптергәч, бик юка итеп телемләп турыйбыз. Табага махсус кәгазь (пергамент) җәеп, алма телемнәрен салабыз. Газ пичендә (100 градус) башта — 2 сәгать, алма телемнәрен икенче ягына әйләндергәч, тагын 1,5 сәгать киптерәбез.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев