Өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр
Мондый салкыннар вакытында сәламәтлек турында кайгырту, саклану чаралары күрү аеруча мөһим.
Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур. Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.
Бөтен җире өшегән кешене исә — җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз.
Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс. Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире капламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев