Иртәнге күнегүләр, яшел чәй һәм хуш исле майлар көзге күңел төшенкелеген һәм йокыны җиңәргә ярдәм итәчәк.
Бу хакта табиблар киңәш итә. Иртәне зарядкадан башларга кирәк. Бу канны кислород белән туендырырга һәм уянырга ярдәм итәчәк.
Иртәнге кофе алдыннан бер стакан чиста су эчәргә, иртәнге ашка әфлисун согы өстәргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, белгечләр эш көне вакытында кофены яшел чәйгә алыштырырга, шулай ук бинаны җилләтергә һәм урамга чыгарга киңәш итә.
Өстәмә энергияне чикләвек һәм җиләк-җимеш бирә. Лимон, лаванда, розмарин, ясмин һәм наратның хуш исле майлары да кәефне яхшырта. Табиблар ял көннәрендә артык йоклауны хупламамыйлар, чөнки бу режимны бозарга мөмкин.
Нет комментариев