Хәбәрләр

Тарихи бөтенлеккә игътибар арта

2026-2027 уку елында Россия мәктәпләрендә укучыларны белем бирү эчтәлеген яңарту һәм яңа фәннәр кертү белән бәйле берничә сизелерлек үзгәреш көтә.

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә “Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте” дәресләрен этаплап кертә башлаячак. Яңа дисциплина уку елының икенче өлешеннән бишенче классларда (курс дәвамлылыгы 17 сәгать тәшкил итәчәк), ә 2027-2028 уку елыннан – алтынчы һәм җиденче классларда (34әр сәгать) кертеләчәк. Мәгариф министрлыгында әлеге дисциплинаны укыту ярдәмендә укучыларда традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш формалаштырырга өметләнәләр.

Ватан иминлеге һәм оборонасы нигезләре фәне буенча программалар 8–9 һәм 10–11 класс укучылары өчен яңартылачак. Быел 1 сентябрьдән – IX-X класслар, ә 2027 елның 1 сентябреннән XIләр өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт дәреслекләре барлыкка киләчәк. Мәктәпләрдә җәмгыять белеме дәресләре кими, ә тарих сәгатьләре арта. Тарих дәресе өч курсны берләштерә. Болар – “Россия тарихы”, “Гомуми тарих” һәм “Безнең төбәк тарихы”. Моннан тыш, әле өстәмә мәктәп компоненты да бар. Җәмгыять белеме дәресләре совет заманындагы кебек 9–11нче классларда гына кала.

Ел дәвамында цифрлы белем бирү мохитләрен кертүне дәвам итү, тикшерелгән белем бирү контентын куллануны киңәйтү көтелә. Игътибар техника булдыруга түгел, ә технологияләрне турыдан-туры уку процессына – биремнәрне автоматик тикшерүдән алып физика, химия һәм биология дәресләрендә симуляторлар куллануга интеграцияләүгә бирелә. Бу үзгәрешләр бу елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Соңгы яңалыклар исемлеге 2026 елның көзендә мәгариф министрлыгы боерыклары белән өстәмә рәвештә төзәтелергә мөмкин икәнен дә истә тотарга кирәк.

 

Н.Фадеева фотосы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев