Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Юлия Идрисовадан (Данилова) Иван чәй үләненнән чәй әзерләү рецепты

Аны төрлечә ясыйлар. Әмма түбәндәгечә ясасагыз, чәй аеруча тәмле, хуш исле булачак.

Иван чәйне җыю өчен иң кулай вакыт булып июль ае санала. Аскы ботаклар чәчәк атканда җыярга кирәк. Чәчәкләр чиста урыннан җыелган булуы мөһим.

Сабакларын кертмичә, яфракларын һәм чәчәкләрен җыеп, бер зур тукымага җәясе һәм бераз гына киптерәсе (якынча 6 сәгать).

Аннары аны иттарткыч аша чыгарып, эмаль яки пыяла савытка салабыз. Өстенә тарелка каплап, җылы урынга куябыз. Анда ул 1 тәүлек торып ферментлана. 


12 сәгатьтән соң бераз болгатып, тагын тыгызлап тутырабыз һәм өстенә берәр әйбер бастырып (пресслап) куябыз. Бер тәүлектән соң, бераз әчегән ис килә башлагач, табага 1-2 сантиметр калынлыкта җәеп бераз суынган пичкә киптерергә куябыз. 3-4 сәгатьтән соң, ул хуш исле чәй булып кибә. 


Әгәр дә пич юк икән, аның урынына электр киптергеч тә кулланырга мөкин. Анысында — 40-45 градуста, ә газ духовкасында иң түбән температурада киптерәбез. 

Әзер чәйне чүпрәк капчыкка яки пыяла савытка салып, караңгы урында 2-4 атна тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев