Төрледән-төрле ни төрле

Диетологлар чөгендернең кемгә зыянлы булуын искәртә

Шикәр чире белән интегүче кешеләргә чөгендер куллануны киметергә яки бөтенләй ашамаска кирәк.

Чөгендер бөтен кешегә дә файдалы түгел, дип раслый диетолог Наталья Павлюк. Аның сүзләренчә, бу яшелчәне бик сак кулланырга кирәк, чөнки кешедә индивидуаль аллергик реакцияләр булырга мөмкин. Мондый хәл бик сирәк күзәтелсә дә, бу факторларны һич кенә дә кире кагарга ярамый. Моннан тыш, чөгендер ашаганда эчәклектә дискомфорт барлыкка килергә мөмкин.

«Чөгендер кулланганнан соң күпләрнең корсагы күбә, чөнки ул азык җепселләренә бай. Кайбер кешеләрдә микрофлорага кискен йогынты ясый һәм әчү процессы башлана», - дип кисәтте Павлюк «Радио 1» белән әңгәмәсендә.

Шикәр чире белән интегүче кешеләргә чөгендер куллануны киметергә яки бөтенләй ашамаска кирәк, чөнки татлы тамырның гликемик индексы югары.

Фото: «Туганайлар».

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев