Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Зәй районына килгән кунаклар Югары Баграж авылы урамына салынган асфальт юлны карадылар
Бүгенге көндә Югары Баграж авылында Октябрь һәм Совет урамнары юлларына республика программасы буенча асфальт салынды. Бу эшләр 950 метрда башкарылды.

Югарыбагражлыларның сөенечләрен уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин килде. Аларны авыл халкы каршы алды һәм чиркәүне торгызганнары, шундый заманча юллы булганнары өчен җитәкчелеккә рәхмәтләрен белдерделәр.
Кунаклар башта биш баласын Бөек Ватан сугышында югалткан Акулина Черновага куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Югарыбагражлылар Республика көнендә Авыл бәйрәме уздырдылар. Җыелган халыкны шашлык, кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар. Шулай ук авыл урамнары җыр-биюдән яңгырап торды.
Фотолар: Зәй-информ
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев