Хәбәрләр

Иске Гришкин гармунчысы Михаил Мокеев Казанда узган фестивальдә катнашты

30 август көнне Казан үзәге чын халык бәйрәменә әйләнде. Республика көне уңаеннан оештырылган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале гармун моңын яратучыларны берләштерде.

Бәйрәмнең ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Ул Рөстәм Миңнеханов исеменнән чыгыш ясап, мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, гармун фестивале — ул бары тик музыка гына түгел, ә халкыбызның рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур мөмкинлек.

Бу зур бәйрәмдә Менделеевск районы да читтә калмады. Иске Гришкин авыл мәдәният йорты аккомпаниаторы Михаил Мокеев үзенең осталыгын күрсәтеп, фестивальдә лаеклы катнашты. Аның гармун моңнары Казан урамнарында яңгырап, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Чара кысаларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләренә бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Фото Иске Гришкин авылы мәдәният йортыннан.
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев