Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Ябага туп боулингның бабасымы?

Оло көн алдыннан без, өй борынча кереп, "эрәт чабып", күкәй җыя идек. Дәдәйләр тау башына карамадан таган (даган) ясап куйганнар. Җегетләр-кызлар чыр-чу килеп шунда таган атына. Бер кырда Микулай гармун тарта. Кыз-кыркыннар үзләре суккан алача-киндердән теккән аллы-гөлле-чуклы матур күлмәкләрен киеп, уенга менгәннәр. Егетләр билләренә эзәр буган. Эзәр ул - кызыл...

Оло көн алдыннан без, өй борынча кереп, "эрәт чабып", күкәй җыя идек. Дәдәйләр тау башына карамадан таган (даган) ясап куйганнар. Җегетләр-кызлар чыр-чу килеп шунда таган атына. Бер кырда Микулай гармун тарта. Кыз-кыркыннар үзләре суккан алача-киндердән теккән аллы-гөлле-чуклы матур күлмәкләрен киеп, уенга менгәннәр. Егетләр билләренә эзәр буган. Эзәр ул - кызыл яки зәңгәр ефәктән үргән, баш башы чуклы билбау. Эзәр - христиан билгесе. Кызлар көмеш тәңкәләр таккан, түшлек кигән, колаксалар, сыргалар аскан. Алардан читтәрәк малай-шалай, ыбыр-чыбыр чикләвек-айбагыр яра. Аргы башта җегетләр зур ябага туп тәгәрәтә. Бу - йомырка уены. Дистәләгән матур йомыркалар тезелешеп киткән, аларга карасаң, күз камаша, сап-сарылары, кып-кызыллары, зәп-зәңгәрләре, шәп-шәмәхәләре бар. Әйтерсең лә, Слават күпере Зичәбаш тавына төшеп кунаклаган. Ябага туп белән аударылган йомырка отучыга була. Бу уенда дустым Сашук күп йомырка ота. Миңа да бер-ике пешкән йомырка эләгә. Тәмләп ашыйм. Калганын өйгә, авыру Әнисә апама алып кайтам.
Бүгенге "боулинг" уены керәшеннең буялган йомыркаларга туп тәгәрәтешеннән килмиме икән? Бүгенге Олимпиада уеннарындагы чана шуу керәшеннәрнең чәнәшкә шууыннан килмиме икән? Без әллә кайчан (1943 елларда ук), бозга катырылган урман юлыннан ажгырып төшә торган идек...

Рабит БАТУЛЛА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев