Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

"Күзләрем бер генә сәгатькә булса да ачылсыннар иде". Җырчы Альбина Абрамованың сукыр калуында табиблар гаепле

​​​​​​​Түбән Кама кызы Альбина Абрамова 6 айлык булып дөньяга килә. Шул сәбәпле, озак вакыт реанимациядә ята, колпак астыннан махсус җибәрелгән һаваны суларга мәҗбүр була. Кирәгеннән артыграк кислород җибәрү нәтиҗәсе - табибларның саксызлыгы аркасында аның күзләренә зыян килә. Альбина сукыр кала.

Түбән Камада яшәгән вакытта ул сукырлар җәмгыятенә йөреп Брайл системасы буенча язарга һәм укырга өйрәнә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Лаешта күрми торган балалар өчен махсус интернатта укый. Ә аннары...

Ә аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Биредә ул калган укучылар арасында мөмкинлекләре чикле булган бердән-бер бала...

 Альбина нәкъ менә шушы уку йортында укырга теләве турында әйткәч, әлеге институт турында кешеләрдән белешеп, имтиханнарга әзерләнә башлады. Җырларны радиодан тыңлап өйрәнә иде. Укырга теләге булгач, ничек инде аңа юк дип әйтәсең?! Имтиханнарын уңышлы тапшырып, үз тырышлыгы белән укырга керде. Күрми, дип тормады Винера Әхәт кызы, үз канаты астына алды аны. Түбән Камадагы барлык эшләрне хатыным Зөлфиягә йөкләп, кызым белән тәвәккәлләдек тә укырга дип Казанга чыгып киттек. Бу икебез өчен дә зур сынау булды, - дип сөйли Альбинаның әтисе Иван әфәнде.

 - Хәзер ул чаклар артта калды инде. Альбинаны уку йортында бар да үз итте. Аны гына түгел, мине дә. Кызым яшендәге егетләр белән дус булып, алар белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез - ди ул.

Иван абый Альбинаны бер генә минутка да үзеннән калдырмый. Иртән укырга алып килеп, класска кертеп җибәрә. Дәрес бетәр алдыннан ишек төбенә килеп көтеп тора һәм икенче дәрескә озата. Концертлар вакытында Иван абый еш кына Альбинаны сәхнәгә үзе чыгарып куя. "Әти озатып барган вакытта ышанычым күбрәк" - ди Альбина үзе. Концерт күлмәкләрен Альбина әти-әнисе белән бергә сайлый. Бу эшне ул бары тик аларга гына ышанып тапшыра ала. Ата белән ана аның өчен бу тормышта иң кадерле кешеләр чөнки...

- Альбина әйт әле, әти-әниеңне нинди итеп күз алдына китерәсең син?

 - Алар икесе дә бик матур, чибәр һәм шул хәтле ягымлылар. Аларның йөзләреннән нур бөркелә, изгелек ташып тора. Мин аларны күңел күзем аша шулай күрәм...

- Хыялың бармы?

- Бар, әти белән әнием исән чакта күзләрем бер генә сәгатькә булса да ачылсыннар иде һәм гомер буе мине тәрбияләгән әти-әниемнең нурлы йөзләрен күрә алсам иде. Тагын, кояшны күрәсем килә, җир йөзенең, дөньяның, табигатьнең нинди төсләрдә булуын бер булса да, үз күзләрем белән күрәсем килә минем...

 -Күрмәвең аркасында төшенкелеккә бирелгәнең булдымы?

- Мин юк, чөнки бу дөньяда без барыбыз да тигез. Бервакытта да уфтанганым булмады. Киресенчә, үземне бик бәхетле итеп тоям. Чөнки әти-әнием исән-саулар, янымда, яраткан эшем белән шөгыльләнәм, концертларда чыгышлар ясыйм, төрле конкурсларда катнашып урыннар алам. Мин бәхетле.

 - Альбина кайчан да булса күрә башлавыңа өмет бармы? Табиблар нәрсә ди?

- Мин бик күп тапкыр пычак астына яттым инде. Санкт-Петербургта, 8 мәртәбә Уфада операция ясадылар. Мин үзем кайчан да булса күрә башлавыма өметләнеп яшим, чөнки мин яктылык күрәм. Күз алдым кап-караңгы түгел. Бүлмәдә ут янган булса, миңа якты булып күренә. Шуңа күрә ачык төстәге күзлекләр кияргә тырышам.

- Табиблар саксызлыгы аркасында күзеңә зыян килгән, дисең.

 - Әйе, мин вакытыннан алда, 6 айлык булып туганмын. Озак вакыт реанимациядә ятып, колпак аша махсус җибәрелгән һава сулаганмын. Шулчакны миңа кирәгеннән артык кислород җибәреп, минем күзләремә зыян килгән. Шуннан сукырайганмын мин. Ләкин әти-әнием табиблар белән ачуланышып, судлашып йөрмәгән. "Әшәкеләнеп барыбер күрү сәләтен кире кайтарып булмый" - дип, килешкәннәр.

- Концерт вакытында синең чәчләреңне кем ясый һәм кем бизәндерә?

 - Әтием. Ул бик оста итеп чәчләремне күдрәләтә, кабартып җибәрә. Инде ничә ел бергә концертларга йөреп, бизәндерергә дә өйрәнеп бетте (көлә).

- Нинди концертларда һәм кайсы җырчылар белән чыгыш ясыйсын?

- Концертларга еш чакыралар үзе. Аерым алганда, инде өченче ел рәттән Вадим Захаров төркемендә җырлыйм. Бик дус-тату эшлибез, ул безнең гаилә дустыбыз.

- Конкурс-бәйгеләрдә катнашкан вакытта урынсыз калган чаклар буламы?

- Була, әлбәттә. Андый бәйгеләрдә күңелем төшми, икенче елга ныклабрак әзерләнеп тагын киләм әле дип, кайтып китәм.

- Җырларны сатып аласыңмы?

- Башка җырчылар кебек үк сатып алабыз. Бушка бүләк итеп бирелгән җырларым да бар. Һәм мин әле үзем дә җырлар иҗат итәм.

- "Минем җырым" дип аталган тәүге клибыңның эчтәлеге турында да сөйләшеп алыйк әле.

- Марзыя Мухина сүзләренә Ганс Сайфуллин иҗат иткән җыр бу. Әлеге җырга клип төшерергә алынгач, күп төрле фикерләр әйттеләр. уйладык-уйладык та, минем күңелемә якын булганында тукталырга булдык. Әлеге җыр һәм клип минем визит карточкам кебек булырга тиеш иде. Һәм чыннан да шулай килеп чыкты. Биредә минем язмышым, үткәнем, бүгенгем сурәтләнгән. Минем әти белән әниемне дә клипта күрә аласыз...

 "Минем җырым" Альбинаның тәүге клибы. Бик уңышлы килеп чыккан безнеңчә. Сез ничек уйлыйсыз,

 

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА, Intertat.ru республика электрон газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев