Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Григорий Петров: "Без халыкка уңайлыклар тудыру яклы"

Шушы көннәрдә торак-коммуналь хуҗалыклар хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Торак-коммуналь хуҗалыклары өлкәсендә эшләүчеләрнең көндәлек хезмәте тормышыбызны уңайлы итәргә мөмкинлек бирә. Предприятие һәм учреждениеләрнең өзлексез эшләве, авыл һәм шәһәр урамнарындагы тәртип һәм чисталык та аларның хезмәт җимеше. Әлеге язмабыз ТКХ хезмәтенә 30 ел гомерен багышлаган Тукай районының “Тукай водоканал” оешмасы җитәкчесе Григорий Петров турында. Профессиональ бәйрәме уңаеннан, Григорий Николаевич белән торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенең проблемалары, киләчәге турында сөйләштек, аның иҗатына һәм хоббиларына да тукталып уздык.

Григорий Николаевич Зәй районы Кабан Бастрык авылында туган. Семьяда төпчек бала: апасы һәм абыйсы бар. Кечкенә Григорийга өч яшь ярым булганда Тукай районының Бәтке авылына килеп төпләнәләр һәм ул бүгенге көндә дә шушында матур гомер итә. Тормыш иптәше Валентина белән уңган, чибәр өч кыз үстергәннәр.

Григорий Николаевич хезмәт юлын Ворошилов Совхозында баш инженер-механик булып башлап җибәрә.

Совхоз эше беллән параллель рәвештә, Бәтке авылында коммуналь хуҗалык оештырырга тәкъдим итәләр аңа. Районда мондый оешма әле яңа нәрсә, башлап җибәрүче була ул. Бөтен документация эшләрен Григорий Николаевич үзе башкарып чыга, процессны энәсеннән җебенә кадәр контрольдә тота. Шулай итеп, 1995 елда Бәтке авылының барлык йортлары, котельныйлары, коммуникацияләре, юллар һәм тротуарларны төзекләндерү, тирә-якны яшелләндерү – барысы да яңа оешмага – Григорий Петров директорлыгындагы торак-коммуналь хуҗалыгына күчә. Моннан соң, районда әкренләп тагын берничә авылда шундый оешмалар барлыкка килә.

Григорий Николаевичның оешмасы ярты Тукай районын чиста су белән тәэмин итә һәм канализация суларын кабул итә.

2016 елда Григорий Николаевичка Рөстәм Миңнеханов Карары белән “Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. Ул соңгы елларда район керәшен иҗтимагый оешмасын да җитәкли.

Григорий Петровның уңышлы җитәкче булуын гына түгел, ә лирик җанлы һәм тирән философик фикерле зат икәнен дә искәртәсе килә. Аның әлеге сыйфатлары үзе ясаган бик күп картиналарында чагыла. Иҗат җимешләрен бүләк тә итә икән.  Күптән түгел шигырьләр дә яза башлаган. Боларга өстәп, ул әле балыкчы да.

Бәйрәмегез белән, Григорий Николаевич!

Тулырак "Туганайлар" газетасының № 5 санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев