Ноябрь аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 22нче (554) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә — «Кояшлы» балам — гаиләбез нуры" язмасы. Анда өч бала анасы — Кукмара районының Тәңкә авылында яшәүче укытучы Эльмира Петрова, аның гаиләсе, тормышлары турында сүз бара. 1нче биттә 3-13декабрьдә 2026 ел өчен «Туганайлар»га льготалы подписка һәм газетага язылучылар арасында унайтылачак призлар турындагы хәбәр дә бар.
2нче биттә Казаннан җырчы Альбина Абрамованың, Менделеевскидан шахмат остасы Максим Уткинның, Чаллыдан педагог-психолог Вероника Подвалованың уңышлары турында язылды. Татарстан һәм Башкорстандагы карендәшләр тормышындагы яңалыклар да бирелде.
3нче биттә — «Совет разведчигы истәлегенә — һәйкәл, СВОдагыларга — машина». Бу язма Питрәч ягындагы Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозовның һәм туганнарының Белгород өлкәсендә мемориал төзүе турында сөйли. Ул кемнәр истәлегенә салынганын белергә теләсәгез, укыгыз.
4нче биттә төбәкне өйрәнүчеләрнең һәм галимнәрнең Җәкәү йортында уздырылган Бөтенросссия III «Ыру агачы» форумы турында язылды.
5нче биттә — редакциябезнең SMM белгече Алиса Әхмәтшинаның «Әни кочагы. Әни сүзе. Әни киңәше...» язмасы. Алисаның әнисе кем икән? Укыгач, белерсез.
6нчы биттә — Урта Баграж егете, фронтовик, язучы, журналист, укытучы, инженер Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Зәй шәһәрендә уздырылган «Таулар моңы» кичәсеннән репортаж.
7нче биттә — Г.Камал театрының яшь артисты Ринат Низамов белән уздырылган әңгәмә. Бу биттә төбәкара VI «Җәмле Җураш буйларында» керәшен культурасы фестивале турындагы язма да урын алды.
8нче биттә — керәшен шагыйре Никифор Тукмачевның соңгы вакытларда язылган өр-яңа шигырьләре. Сарман районыннан Роза Мусинаның «Аланым — татлы баланым» язмасы бу авылның тарихы, уңган халкы белән таныштыра.
9нчы биттәге «Үмер горурлыгы»н укысагыз, 100 яшьлек Мария Маркованың озын гомерле булуының серен белерсез. 9нчы биттәге «Дәвамчылар барында нигез таркалмас» язмасына да игътибар итегез.
10нчы биттәге «Белемнек» битендә Рождество уразасы турында язылды. 40 көнлек уразада үзеңне ничек тотарга, нәрсәләр ашарга ярый — барысы да әйтелде.
11нче биттә Луиза Янсуарның керәшеннәргә багышланган яңа романыннан өзек.
12нче биткә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең Чиләбе өлкәсендәге Фершампенуаз, Остроленко, Париж һәм, шулай ук, Магнитогорск шәһәрендәге гастрольләре турында язма куелды. 12нче биттә «Сагындырган икән Олег» язмасы да бар. Аны газетабызны укучы Мария түти Савельева Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов концерты уңаеннан язып җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев