Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 14нче (570) санына кыскача күзәтү.

1нче, 6нчы, 7нче битләрдә — Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уздырылган республикакүләм XXVIII «Питрау» керәшен культурасы бәйрәменнән репортаж.

2нче биттә 2026 елның икенче яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылган укучыларыбыз арасыннан кемнәрнең кыйммәтле приз отуы хәбәр ителде. 

3нче биттә Җәкәү йортында киләсе язга кадәр эшлиячәк «Алчүпрәгем челтәрле» дигән фотокүргәзмәдән репортаж укырсыз.

4нче биттә, тулысынча, «Туганайлар» редакциясенең V Питрау бәйрәме, «Питрау җыены — җәй яме» күргәзмәсе турында язылды. Журналистлар Сабантуенда «Туганайлар» редакциясеннән кемнәр катнашкан, алар анда ниләр эшләгәннәр — аларын да яздык.

5нче биттә — Мамадыш районының Юкәче авылында булган Казанский бәйрәменнән репортаж. Бу биттә республикабыздагы керәшен авылларында уздырылган Питрау җыеннары һәм Авыл көннәренең үзенчәлекләре турында да укый аласыз.

8нче биттә — «Епархия музеенда — керәшен җырулары». Язма Мөслим районы керәшеннәренең Казан епархиясе музеена экскурсиясе белән таныштыра. 

9нчы биттә Тукай районының Мәләкәс авылындагы Вознесение чиркәве настоятеле, келәүләрне керәшенчә алып баручы Николай Храмов гаиләсенә багышланган язма бирелде. Бу гаилә кайсы ягы белән үзенчәлекле? Укысагыз, белерсез.

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллның республикабызга эшлекле сәфәре турында укырсыз. Патриархның Казан шәһәрендәге яңа аруландырылган изге Николай Тульский храмында литургия уздыруын да яздык.

11нче биттә — Тукай районының «Багряж утары» (Усадьба Багряж) турындагы язма. Бу ял базасындагы заманча модульле йортлар, көмеш качлы купель, салкын сулы чишмәләр, балыклы күлләр турында укыгыз әле. Ял итәр өчен менә дигән урын!

12нче биттәге «Талчыбык билләре, назлыдыр үзләре» язмасы «Кряшен чибяре» конкурсы финалы турында сөйли. Югары титулга кемнәрнең ия булулары да язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев