Сарсаз-Багражның актив егете Александр Чернов солдат хезмәтендә дә сынатмый
Александр Чернов Краснодар өлкәсенең Кореновск шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә.
Саша, Чаллы техник колледжын тәмамлап, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру белгече буенча кызыл диплом алган егет. Армиягә киткәнче үзенең көчле рухы һәм ныклы ихтыяр көче белән аерылып тора. Мәктәптә, авылда һәм һөнәри уку йортында узган һәр чараларда актив катнашып, ул үзенең лидерлык сыйфатларын күрсәтә. Колледжда укыганда, Саша бию, теннис, баскетбол һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнә һәм төрле бәйге-ярышларда катнаша. Аның "Профессионаллар 2023" чемпионатында җиңү яулавы – аның тырышлыгының һәм спортка булган мәхәббәтенең нәтиҗәсе.
“Улыбыз башта хезмәтен Читада үтте, бүгенге Краснодар өлкәсенең Кореновск шәһәрендә хезмәт итә. Хезмәтеннән зарланмый, һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип саный ул. Саша спортны үз иткәнгә физик һәм рухи яктан нык. Без ул яктан улыбыз өчен тыныч. Исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез”, – ди әнисе Людмила.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев