Туганайлар

Татарстан

16+
Новости

Чистайда «Керәшен кызы» конкурсы уздырылды

28 февральдә Чистай шәһәренең «Керәшен Җорты»нда мәктәптә белем алучы кызларның «Керәшен кызы» конкурсы булды.

Бу бәйгедә Чистай районының Мөслим, Чуваш Ялтаны һәм Югары Кондрата мәктәпләрендә белем алучы 5 кыз катнашты. Укучы балалар һәрьяклы сәләтләрен күрсәттеләр. Үзләре белән таныштыру, кул эшләре, пешергән ризыклары, гаилә мирасын тәкъдим итүләре, халкыбызның тарихын, йола-гадәтләрен тамашачыга җиткерүләре ягыннан бу ярыш зур конкурслардан бер дә ким түгел иде.

Кызларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. «Керәшен кызы» — матурлык конкурсы гына булмыйча, укучы балаларның керәшен кызына хас сыйфатларга ия булуларына да игътибар ителде, күңел байлыклары да исәпкә алынды.

Конкурста «Керәшен кызы» исемен 3нче класс укучысы Елизавета Ванифатьева (конкурска әзерләүче җитәкчесе — Мөслим мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Гөлфия Гатауллина) яулады.

Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр: 9нчы класста укучы Эвелина Шишкова (җитәкчесе — Мөслим мәктәбе директорының мәктәп эше буенча урынбасары Индира Минкина), 8нче класста белем алучы Анастасия Никитина (җитәкчесе — Чуваш Ялтаны авылы китапханәчесе Нина Никитина). 7нче класстан Виктория Микушина (җитәкчесе — Югары Кондарта мәктәбенең музыка укытучысы Анна Гурьянова), 1нче класс укучысы Карина Минкина (җитәкчесе — Мөслим мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Гүзәлия Фәйзрахманова).

Чистай җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов конкурста катнашучыларны җиңүләре уңаеннан котлап, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 

Оештыручыларның, җитәкчеләрнең тырышлыгы, кызларның дулкынлануы — барысы да артта калды. Өч сәгатькә сузылган һәм «Багалмам» керәшен фольклор ансамбле җырулары белән аралашып барган конкурс сизелмичә үтеп тә китте. 

Елизавета ЦЫГАНОВА,
Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев