“Беспылатный” авыл
Людмила Аланлының “Беспылатный” авыл дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез
Авылда бит бәрәңгесе “бушка”,
Кишер, суган “җиңел” бирелә,
Сөт, каймагы күпләп агып тора,
Бар нәрсә бар авыл җирендә,
Дип сөйлиләр шәһәр өендә...
...Мең тир түгеп җирне сөрә алсаң,
Иренмичә генә эшкәртсәң –
Тырмаласаң, чәчсәң, сулар сипсәң,
Сирәкләсәң, кертсәң ашлама,
Көзен урып-җыю башлана:
“Беспылатно” килә бәрәңгесе,
Сөте, мае, катык, каймагы...
...Ләкин беркайчан да шәһәр халкы
Фатирларын ташлап кайтмады.
Шәһәрендә ятты,
Бөтен нәрсә “беспылатный”, диеп,
Төяп китте
Һәм авылны ихлас мактады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев